Чаллыда мәктәпкә әзерләнергә булышалар
Татарстанда "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" хәйрия акциясе старт алды. Аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм физик мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм йөзеннән оештырылучы әлеге игелекле гамәл республикада 2007 елда башланып киткән иде. Бу чарадан Чаллы да читтә калмады. 10 августта "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе башланып китте.